РАСЧЁТ I и. рус 1. 1) Хезмәт һ.б. өчен түләү; хезмәт хакы. – Мин хезмәт көненә эшлим, үзегез беләсез. Расчёт мәсьәләсен онытмагыз, – дип, җил-җил чыгып китте. М.Мәһдиев. Кызларым китеп, ун минутлар үткәч, официант белән расчёт ясап, мин дә урынымнан тордым. А.Хәсәнов. – Менә гыйнварга акчалата расчёт ясадык, февраль-мартны да бирәбез, лизингка яңа МТЗ тракторы алдык бит әле, – диде җитәкче уңайсызланыбрак. Татарстан яшьләре

2) Тиешле хезмәт хакын түләп бетереп эштән чыгару. Расчёттан соң, иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Ф.Хөсни. Карл Янович, миңа алмаш килде. Сез миңа, зинһар, расчёт әзерләгез. М.Юныс. Расчёт ясап, бу бригаданы озатырбыз, мөгаен. Р.Габделхакова

3) Исәп-хисап. Андрей Андреевич һаман үзенең расчётлары белән мәшгуль. Г.Әпсәләмов. Штурман Бригас расчётында биш кенә мильгә ялгышса да --- илебезгә кирәкле корычның күләме кечерәя. М.Юныс

4) сөйл. Киләчәккә план, алдан уйланылган ният. Менә бу юлы бальшуйны алырга расчёт бар. Г.Камал

5) күч. сөйл. Араны өзү, алачак-бирәчәк калдырмау; алыш-бирешне туктату

6) күч. сөйл. Табышлы эш, файда алуга нигезләнгән ният; үз мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнгән гамәл. Андый расчёт белән кияүгә чыгып, кеше җәфаларга нигә кирәк инде, дим. Э.Яһудин. Кайсы парларның гаиләсе ныграк була: яратышып өйләнешкәннәрнекеме, әллә мәхәббәткә исләре китмичә, беренче чиратта алдын-артын уйлап, ягъни расчёт белән өйләнешкәннәрнекеме? Ватаным Татарстан

2. хәб. сүз мәгъ. «Бетте, тәмам, ара бөтенләй өзек, аласы-бирәсе калмады» мәгънәсендә. Хәзер инде ул тынычланган, шактый шыпырт сөйли иде: – Хатын белән расчёт. Бик эт халык булып чыкты ул, малай. М.Мәһдиев. Менә калганы, санап ал, мин синең белән расчёт. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә