РАСХОДЛАНУ ф. сөйл. Күп акча тоту, чыгымлану. Иң гади бухгалтериядән чыгып әйтәм: табигать сезгә бу чаклы изгелекне бирде дә бушка гына расходланды дип уйлыйсызмы? Н.Исәнбәт. Болай да минем өчен бик күп расходланды бит алар. Ф.Яруллин. Минем исем-акылым китте: аның аркасында кеше расходланып җәфа чигәргә тиеш түгел! С.Ибраһимова

Расходлана төшү Бераз расходлану

Расходланып алу Әле, соңгы вакытта расходлану

Расходланып бетү Бик нык расходлану. Ул орлыкны юл әйбәтрәк вакытта иртәрәк тә бүләрләр инде, чәчүгә кадәр расходланып бетәргә мөмкин. Өмет

Расходланып йөрү Әле, хәзерге вакытта расходлану. Камил абый, нигә шулай расходланып йөрисең инде? Минем бит акчам бар. Ф.Яруллин

Расходланып тору Еш, әледән-әле расходлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә