РАСХОД и. рус сөйл. 1) Берәр максат өчен сарыф ителгән яки тотылырга планлаштырылган акча; чыгым. Ләкин бервакытта да ул [Гыйниятулла Зәйнуллин] хәзер үз расходына акчасын җиткерә алмый. С.Җәлал 2) Бухгалтерия кенәгәсендә чыгымнар языла торган бүлек, графа ◊ Расходка җибәрү к. расходка чыгару. Башта сынарга кирәк үзләрен, күнәрлек булмасалар, расходка җибәрү беркайчан да соң түгел. Ә.Еники. Расход каплау Чыгымнарны түләү, расходларны кайтару. Ашау расходларын төзелеше каплый. А.Алиш. Расходка чыгару 1) Тоту, куллану, сарыф итү; 2) Расходлар исәбенә язу, исәптән чыгару; эшләтүдән, кулланудан туктату. Аннан, иптәш персидәтел: бишнең икесе – сез суйдыртып каядыр олактырган бишәр центнерлы үгезләр, үлде дип расходка чыгарырга кушкан идегез бит, оныткансыз да... Ф.Дәүләтбаев. Ватасыз-җимерәсез дә расходка чыгарасыз. Без юктан бар ясый идек. Р.Вәлиев; 3) Атып үтерү. Дәшмәсә, икенче төркемне кертеп атачаклар, аның тере икәнен белсәләр, берочтан аны да расходка чыгарачаклар. Р.Батулла. Расходка чыгу Тотылып бетү, сарыф ителү, кулланылып бетү. Расход чыгару к. расходлану. Хәер, ул, зур расход чыгарасы булмаганда яисә яхшы исемен таратасы килгәндә генә, мәктәпләр белән кызыксына иде. М.Галәү. Кайгыртып, күпме расходлар чыгарып эзләттермәдеммени мин сине? Ә.Фәйзи. Моның ремонтлап расход чыгарырлыгы калмаган инде. Безнең гәҗит. Расходын күтәрү Расходын үзе түләү, чыгымнарны үз өстенә алу. Бөтен расходларны үзем күтәрдем. Өмет. Расход ясау к. расходлану |