РАССА’ДА и. рус сөйл. Үрген, үренте; күчереп утырту өчен үстерелгән үсенте. Үсә барган айда рассадага помидор, ташкабак, баклажан, кабак, борыч утырту башлана. Татар мөселман календаре. Иртә язда рассада итеп үстереп, язын бакчага утыртабыз һәм төрле тикшерүләр оештырабыз. Хезмәт аша тәрбия |