РАСЛА’У ф. 1) Исбатлау; гамәлгә ашыру. Студентларның мөстәкыйль эшен оештыру аларның үзлектән аңлап белем алу максатыннан чыгып башкарыла һәм студентларның әдәби процесска, аерым язучының иҗатына, аерым әсәргә карата үз фикерләрен формалаштыру, бу фикерләрне раслап, дәлилләп бирә алу күнекмәләрен булдыру бурычларын тормышка ашыру шарты булып тора. Ф.Сафиуллина 2) Дөресләү, дөреслегенә ышандыру, дөреслеген дәлилләү, раслыгын куәтләү. – Шулай, шулай, балам, – диде хатын гаҗәпләнеп, башын селкеп раслады. – Каян белдең син моны, бер Ходай?! Н.Гыйматдинова. Бү сүзне Татарстанның халык шагыйре, сатира-юмор остасы, «Чаян» журналының якын дусты Шәүкәт ага Галиевның шунда яшәүче балдызы белән баҗае да расладылар. Т.Нәҗмиев 3) Рәсми рәвештә карар кабул итү, карар чыгару. Без аның сметасын төзедек, сез шуны раслап, ремонт башларга рөхсәт иттегез. Г.Ахунов 4) Юридик рәвештә, закон тәртибендә рәсмиләштерү. Мондый нәтиҗәне, реаль кандидатны барыбер Президент тәкъдим итүен, ә закон чыгару җыены раславын исәпкә алып, бераз гына төзәтмә кертеп чыгарырга мөмкин. Татарстан 5) Кабул ителгән рәсми карарларны закон көченә кертү; гамәлгә кертү Раслап алу Тиз арада раслау Раслап бару Һәрберсен, булган берсен раслау. Хәлбуки, язучы, телиме ул моны, юкмы, һуннарның римлеләрдән өстен торуын адым саен конкрет фактлар белән раслап бара. Ф.Урманче Раслап килү Элек-электән һәр очракны бер-бер артлы раслау. Раслап килде тормыш «түрәләр»дә Орлыклык та хаклык калмавын. К.Булатова Раслап кую Рәсми расланган хәлгә китерү; сүз арасында, игътибарны махсус юнәлдереп раслау. – Шул, шул, кода, – дип, җәтрәк раслап куйды Миңлегаяз. – Азат шул була инде. Р.Мөхәммәдиев Раслап тору Һәрвакыт, гел, бертуктаусыз раслау. Безгә бит ирләрнең яратуларын раслап торуы кирәк. Шунсыз күңелсез. Ф.Яруллин. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов белдергәнчә: «Без үзебезнең барлыгыбызны һәм зур эшләргә сәләтле икәнлегебезне һәрвакыт раслап торырга тиешбез». Шәһри Казан |