РАСКОЛ и. рус 1) Чиркәүдә яки башка дини җәмәгатьтә каршылыклар барлыкка килеп, аерым агымнарга аерылу, бер-берсен танымау күренеше (мәс., лютеранлык, протестантлык, гуситлар, староверлар һ.б. барлыкка килү). Реформа Россия православный чиркәвендә раскол китереп чыгара, күп кенә православныйлар яңа йолаларны башкарудан баш тарталар, бу төрле протестлар, официаль Мәскәү епархиясенә каршы чыгуларга китерә. Татар, уян! 2) Фикер каршылыклары нигезендә билгеле бер оешма, берләшмә һ.б.ның коллективында аерым төркемнәр барлыкка килү, бердәмлек югалу. Әлегә Татарстан дин әһелләре арасында (халкы арасында, Аллага шөкер, алай түгел) аерымачык таркалу – раскол барлыкка килде, алда һәрберсе үз мөфтиятен оештырмаса ярар инде... Безнең гәҗит |