РАСКЛАДУ’ШКА и. рус Тимер кысага тукыма яки брезент тарттырып эшләнгән җиңел җыелма карават. Балдызның үзенә раскладушкасын, урын-җирен чыгарам, күләгә күчкән саен, аларны да күчерә торам. Ф.Яруллин. Алар узган айны ике бүлмәле квартирага күчтеләр. Газлы, туалеты ваннасыннан аерым, балконына раскладушка сыя. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә