РА’СА и. фр. 1) Кешелекнең килеп чыгышы һәм нәсел үзенчәлекләрендәге кайбер гомумилек (бит, тән төзелеше, тире, чәч төсе һ.б.) белән берләшкән, тарихи рәвештә формалашкан төркем. --- расаларның бертигез булмаулары турындагы ялган теория буржуазиягә империалистик сугышларны, колониаль политиканы, бер халыкның икенче халыкны изүен --- аклар өчен кирәк булды. Дарвинизм нигезләре. Раса аермалыклары турындагы идея тарафдарлары төп аерманы психик даирәдә, ягъни, икенче сүзләр белән әйткәндә, баш мие эшчәнлегендә күрәләр. Кызыклы физиология

2) сөйл. к. расачалык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә