РАС с. фар. сөйл. 1. Чын, хак, дөрес, чынбарлыкка туры килгән. Ялганчының рас сүзе дә зая китәр. Мәкаль. Рас сүзнең дә урыны бар. Мәкаль 2. рәв. мәгъ. Дөрес, төгәл, анык, урынлы. «Күктә һәркемнең үз йолдызы бар» дигәннәре рас булып чыкты. Н.Хәсәнов 3. хәб. сүз Дөрес, чын; шиксез. Юл дигән идең, рас икән. Н.Гыйматдинова. Аларның [милләтләрнең] динен кысып, күнегелгән милли тормышын ватып-җимереп, фаҗига арты фаҗига китерүе рас. Т.Әйди ◊ Рас әгәр Антның бер төре: дөрестән дә, һич алдаусыз. Раска чыгу к. рас килү (3 мәгъ.). Әллә ишегалдындагыларның сүзе раска чыгамы, хулиган, башкисәр булып үсәме әллә аның улы? А.Гыйләҗев. Рас килү 1) Туры килү, очрау, тап булу, юлыгу; 2) Нәкъ үзенә, үзәгенә туры килү; 3) Дөрескә чыгу, чынга ашу, тормышта урын алу (әйткән сүз, төш һ.б.). Убырлының юравы әллә рас килде, әллә рас килмәде, моны кистереп кенә әйтүе кыен иде. Ф.Садриев |