РАРИТЕТ и. нем. кит. 1. Үтә сирәк очрый торган, гадәттә югары тарихи һәм сәнгатьчә кыйммәткә ия әйбер. Кайбер гаилә ядкәрләрен санап үтәм, араларында чын раритетлар да бар. Гасырлар авазы. Мондый раритетлар музейда гына була

2. с. мәгъ. Үтә сирәк һәм үтә кыйммәт. Казанның тарихы белән кызыксынучыларга раритет открыткаларны шул ук ракурстан төшерелгән яңа фотосурәтләр белән чагыштыру мөмкинлеге бар. Шәһри Казан. Мирный авылындагы бакчаларына еш кына кайтып йөрүче әлеге кешенең раритет автомобиленә күптән кызыккан Андрей, ниһаять, аны 2005 елда 15 мең сумга сатарга күндерә. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә