РАПСО’ДИЯ и. гр. Ирекле, импровизацияле стильдә, башлыча халык көйләре темасына язылган инструменталь яки вокаль-инструменталь музыка әсәре. Популяр рапсодияләр, сюиталар, бик җылы яңгырашлы симфонияләр авторы, нечкә күңелле шәхес бу кайгыны ничек күтәрсен? А.Хәсәнов. Композитор Ренат Еникеев иҗатында бу кичерешләр җырлар, инструменталь әсәрләр, виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар, рапсодия һәм сонаталарда чагылыш таба. Шәһри Казан. «Керәшен моңнары» рапсодиясен язып, ул [Алмаз Монасыйпов] керәшен татарларының гаять бай традицион культурасы мөмкинлекләрен ачты. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә