РАПС и. нем. бот. Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан элпәле кузаклы, майлы орлыклы, терлек азыгы буларак кулланыла торган баллы үлән үсемлек һәм аның орлыгы. Борчакны, рапсны җилләтеп, чистартып, амбарга салып куйганнар. Г.Ахунов. Югары җилемсәле бодай булса, тәүлегенә 30 тонна тарта торган ак тегермәнен худка җибәреп, бер-бер артлы карабодай, солы, арпа, бодай, борчак, тары ярмалары ясала башлый, рапс цехы төзелә. Т.Нәҗмиев. «Агрохим» җәмгыяте киләчәктә тагын да киңәюне һәм рапс мае сыгуны максат итеп куйган. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә