РА’ПОРТ и. фр. 1) Хәрбиләрнең начальникка биргән рәсми доклады. Инспектор рапортын өстәлгә куйды. З.Фәтхетдинов. Дежур сержант, ике отделениене дә сафка тезеп, янгын сүндерү командасы начальнигына рапорт бирде. Р.Кәрами. Минем күзәтү пунктыма килеп, гаубица батареясының разведка отделениесе командиры --- полк командиры исеменә рапорт язарга булышуымны үтенде... Казан утлары

2) Нинди дә булса эш-хәлнең торышы турында телдән яки язмача югары инстанциягә бирелгән кыскача рәсми мәгълүмат. Мин килүгә, Дәүләтшин рәсми рапорт бирде. И.Гази. Диңгез инспекциясенә рапорт язып илтсәм, пароходны диңгезгә чыгармаячаклар. М.Юныс. Мөслимдә икенче секретарь чагында бер елда өч еллык ит тапшыру планын үтәү хакындагы рапортка үзе кул куйган иде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә