РАПИДИ’СТИЯЛӘР и. күпл. лат. махс. Судан коры җиргә күчкән җир-су хайваннарының борынгы бабасы дип фаразланган чукканатлы балыклар отряды. Рапидистияләр коры җиргә тизрәк һәм яхшырак җайлашалар, шулай итеп, тереклек тагын бер баскычка күтәрелә. Рапидистияләр үзләре озак яшәмиләр, тиз арада үлеп бетәләр. В.Сабунаев |