РАНГО’УТ и. голл. махс. Судноларда: җилкәннәрне күтәрү, киерү, тотып тору һәм төшерү, сигнал флаглары күтәрү, йөк урнаштыру җайланмалары һәм корылмалары җыелмасы. Көлтә йөген бастырык белән басканда, нибары бер-ике төен белгән малайлардан унөч төрле диңгез төенен бәйләп күрсәтү, шлюпкалар, җилкәннәр, такелаж, рангоут, шпангоутлар кебек баш бетәрлек нәрсәләр турында гыйлем таләп ителә иде. М.Мәһдиев |