РАНГ и. нем. 1) Дипломатия, хәрби хезмәт, дәүләт эше кебек өлкәләрдә чин, дәрәҗә, махсус исем. Строй каршына баскан беренче ранг капитаны ак кулъяулыгы белән битен каплаган да калын җилкәләрен селкетеп елый. М.Мәһдиев. Алты тулып килгәндә, беренче ранг капитаны, кара дерматин белән тышланган ишекне ачып, кабинетына узды. М.Юныс 2) махс. Сугыш судноларының категориясе, разряды 3) Биологик систематикада: тереклек организмнарның иерархияле системасында билгеле дәрәҗә (мәс., класс, отряд, семьялык) 4) сөйл. Статус, дәрәҗә, даирә. Эшендә артык күзгә ташланмый, шулай да аның белән күрешергә трест мөдире иң беренче йөгереп үзе килә, кечерәк рангтагы нәчәлникләрне әйтәсе дә юк. Р.Мирхәйдәров |