РА’МПА и. фр. театр 1) Сәхнәне яктырту өчен, сәхнә алдына тезелгән лампаларны каплап торган тәбәнәк барьер. Нуриев, аларның арасына кереп, икесен дә рампа янына алып чыкты да, үзе бераз артка чикте, халык тәрбиячеләрне алкышлый башлады. Р.Батулла

2) Шул барьер артына урнаштырылган һәм сәхнәнең алгы ягын түбәннән яктырта торган аппаратура

3) күч. Сәхнә. Рампа утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә