РА’МКАЛАУ ф. 1) Рамка эченә урнаштыру, рамага кую

2) Текстның яки рәсемнең әйләнә-тирәсен рамка белән әйләндерү, рамка ясап чыгу. Азмы тапкыр таланды бу җаным, Азмы минем гомерем киселде, Азмы тапкыр үлем каралары Рамкалады минем исемне. Х.Туфан

Рамкалап алу Рамкалы итү; бөтен тирә-ягын әйләндереп рамка ясау

Рамкалап бетерү Тулысынча рамкалау

Рамкалап кую Рамкаланган хәлгә китереп калдыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә