РА’МКА и. рус 1) к. рам (1 мәгъ.). Тик Җиһангир генә алгарак сузылды, шунда, стенага, агач рамкалар белән пыялалап асылган мәдрәсәнең уставы-програмы янына ук килде ---. Г.Ибраһимов 2) Текстны, рәсемне әйләндереп алган график кыса. Район гәзитендә аның рәсемен, кара рамкалар эченә алып, беренче биткә бастылар. М.Мәһдиев 3) күч. Шартлы чик, шартлы кагыйдә, кыса. Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Г.Тукай. Нәрсә, әллә тере капиталист белән сөйләшеп утырасы килмиме безнең бер әдәп-әхлак рамкалары эчендә генә? М.Мәһдиев ◊ Рамкага сыймау Үтәлүе мәҗбүри кагыйдәләр белән санлашмау, билгеләнгән кагыйдәләргә туры килмәү. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата ниндидер чаралар күрү кирәктер анысы, тик менә алар белән беррәттән тиешле акчаны вакытында түләп баручыларны да кайнар сусыз һәм җылысыз утырырга мәҗбүр итү бернинди рамкага да сыймый. Татарстан яшьләре. Рамкадан чыгу Иҗтимагый яшәеш кагыйдәләрен, әхлак-мораль нормаларын үтәмәү, аларны сакламау, тәртип бозу. Аның [Әсфанның], рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы --- Гөлчирәне актык чигенә җиткезеп ярсытты. Ф.Хөсни |