РАМАЗАН и. гар. Мөселманнарда: ай календаренда тугызынчы ай, ураза тоту ае. Рамазан ае бетеп бара. Ш.Камал. Ул [Иске бистә зиратындагы] тәкыядә [мавзолей] һиҗри 1058, милади 1648 елның 9 рамазанында вафат булган Әфган Мөхәммәд солтан Гарәб Мөхәммәд хан улы күмелгән. М.Әхмәтҗанов. --- бу ел рамазан шәрифтә пәнҗешәмбе көн зәвал вакытында мәгъриб тарафындин бер койрыклы йолдыз пәйда булды. М.Госманов ◊ Рамазан агай килде Рамазан ае, ураза керде дип, җанландырып әйтү |