РАМ и. нем. 1) Нәрсәнең дә булса кырыйларын беркетеп тотып тору яки матурлау өчен ясалган кыса. Иске рамнарны балавыздан чистартасы, тимерчыбыкларын тарттырасы бар. Н.Хәсәнов. Боларның берсен дә онытмаска, стендларның, рамнарның, тагын башка кирәк-яракларның үлчәүләрен язып алырга кирәк иде. Г.Ахунов. Ул рәсемнәр! Аларның иң яхшыларын сайлап, үзләре үк ясаган матур рамнар эченә куеп, стенага элгәннәр. Г.Әпсәләмов 2) Пыялалар куелган тәрәзә кысасы. Тәрәзәдән кемдер ике кулын рам читенә терәп карап тора иде. Д.Бүләков. --- ир кеше, такталарга матур сырлар, бизәкләр уеп, рам ясый. Гәр.Рәхим 3) тех. Машиналар, механизмнар, техник корылмалар һ.б.ш.ның нигез өлеше, станы. Тимерчелектән табып алып кайткан велосипед рамының көпшәсен бер башын янечтем дә агачка беркеттем, ут кабызыр өчен, игәү белән өстән ярык ясадым – үзенә күрә бер мылтык булды. М.Мәһдиев |