РА’КУРС и. фр. 1) Предметны сурәтләгәндә, перспективада аның арткы пландагы өлешләрен кечерәйтеп бирү. Фотографмы син, юкмы?! Ракурс! Э.Ибраһимова. Дөрес ракурс сайласаң, кнопкага гына басу авыр хезмәт сорамый, диләр. Шәһри Казан 2) махс. Төшерелгән предметның өлешләрен объективтан төрлечә алу, аның предметка почмак ясап юнәлтелүе нәтиҗәсендә туган гадәти булмаган перспектива. Ракурс белән фотога оригинальлек бирергә була, яңа әйберләрне күрсәтеп була, ракурс белән фотога салынган фикерне үзгәртеп була. Күрше 3) Нәрсәнең дә булса билгеле бер ягы, билгеле яктан алынган күренеше. Шуңа күрә мондый язмалар бүген икенче ракурста ачылырга тиеш. Ватаным Татарстан. Бүген мине белмиләр, дип әйтә алмыйм, әмма кичә-бүген генә сәхнәгә чыккан яңа ракурс, яңа образдагы Илназар – ул бөтенләй башка иҗатчы. Шәһри Казан |