РАКЕ’ТКА и. фр. спорт Теннис уенында: теннис тубын каршы якка бәреп очыру өчен, каты челтәрле махсус калак; теннис калагы. Мин дә, теннис ракеткасы тотып «дошман» каршысына бассам, үземне кулыма кылыч алып атакага барган кеше итеп сизә башлыйм. М.Юныс. Ракетка һәм туплардан файдалану да бушка, үзең сатып ала башласаң, бер ракетканың бәясе 1200 сумнан башлана. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә