РАКЕ’ТАЧЫ и. 1) Ракета чөеп сигнал бирүче кеше 2) хәрби Ракета гаскәрендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәр. Шунысы игътибарга лаек, малайларның бишесе дә хәрбиләр юлын сайлый: бишесе дә ракетачы! Ватаным Татарстан. Хәтта армиядә дә югалып калмадылар: Ләбиб – сержант, Минсур – ракетачы, Илсур – танкист, Мансур – элемтәче, Илдархан – укчы полкта рядовой. Шәһри Казан |