РАКЕ’ТА и. нем. 1) Реактив двигательле очу аппараты. Йөртүче ракетаның сыекчалы алты ракета двигателе --- очышта, тулаем алганда, 20 миллион ат көченә кадәр файдалы егәрлек бирә. А.Романов. Астероидларның кайберләре тоташтан диярлек тимердән һәм бүтән металлардан тора. Мондыйларны ракеталар ярдәмендә Җир тирәсенә алып кайту, шунда эшкәртү проектлары да бар. Кызыклар дөньясында

2) Фейерверклар һәм сигналлар бирү өчен, һавада төрле төсләргә кереп яна торган снаряд. Бары вакыт-вакыт, төнге караңгылык чаршавын ертып, ак ракеталар гына күккә күтәрелде. Г.Әпсәләмов. Немецлар, ракета күренүгә, тревога күтәрәләр, партизаннарны әзерләнеп каршы алалар. З.Фәтхетдинов. Төнлә ракеталар җибәреп, болан көтүенә якынлашкан ерткычларны куркытыр өчен, тундрадагы көтүчеләргә ракета җибәрә торган пистолетлар биргәннәр. Кызыклар дөньясында

3) хәрби Еракта урнашкан цельләрне юк итү өчен билгеләнгән, реактив принципта хәрәкәт иткән сугыш снаряды. Сәяси экспертлар фикеренчә, эш белән түләүне аңлатучы әлеге шартлар рәтендә Беларусь территориясендә «Искәндәр» ракеталарын урнаштыру, ике илне берләштерүдә яңа адымнар ясау һәм Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тану кебек сәяси адымнар торырга мөмкин. Мәдәни җомга

4) Тизйөрешле елга пассажир судноларының сөйләмдәге атамасы. Кайтканда Кама буйлап ракетада кайтырга мөмкин. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә