РАК и. рус 1) мед. Кеше яки хайваннарның эчке һәм тышкы әгъзаларында була торган яман шеш (грек теленнән калька); үтмәс чир. Япония галимнәре исә, чәй белән нурланыш һәм рак авыруларыннан да дәваланып була, дип баралар. Кызыклар дөньясында. Гистология нәтиҗәсе әйләнеп килә: рак. С.Сөләйманова. Бүгенге бәндәләрнең котын алган рак, инфаркт, паралич кебек чирләр дә, радиация көчләре дә киләчәктә ачылачак гап-гади генә бер чара алдында артка чигенәчәк. Казан утлары

2) Үсемлекләрнең сабакларында, тамырларында һәм агач кәүсәсендә бүлтәеп торган авыру үсенте; оры



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә