РАЙҮЗӘК и. «Район үзәге» сүзтезмәсенең кыскартылмасы. Җитмәсә, су буе булудан файдаланып, колхоз зур каз-үрдәк фермасы ачып җибәргән, хатын-кызларның күбесе шунда чуала, ир-ат теге ярдагы райүзәк белән бу як арасында Агыйдел аркылы паром йөртә ---. Ф.Хөсни. Тимерхан, Миңлеасиясен култыклап, райүзәкнең культура йортына танцы көйләре уйнарга йөри. Г.Ахунов |