РАЙСОБЕС и. рус сөйл. Район социаль тәэминат бүлеге: «районное социальное обеспечение» сүзтезмәсенең кыскартылмасы. Интернат директорларына боерыклар бирү, райсобеслар белән элемтәгә керү, Министрлар Советына кереп, аерым мәсьәләләрне хәл итү, Мәскәү белән сөйләшеп алулар – барысы да аңа йөкләнә, һәм ул аларны авырсынмыйча башкарып килә. Г.Ахунов. Җәмгыятебезнең пошмаслыгын тарихи сәбәпләргә дә бәйләргә була: СССР вакытында безнең өчен бөтен нәрсәне профсоюз, райсобес, партком, обком, ЦК һ.б. уйлый, хәл итә, көйли иде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә