РАЙОНЛАШУ ф. 1) Районнарга бүленү, район булып оешу

2) Билгеле бер райондагы шартларга яраклашу, шул урынга җайлашу. Мөсәлим Сабиров җыелышка безнең басуларда районлашкан «Татьяна» сортлы арышны алып килгән, ул яшел, сусыл һәм бик матур үсә. Идел таңнары

Районлаша бару Акрынлап, аз-азлап районлашу

Районлашып бетү Тәмам, тулысынча районлашу

Районлашып китү Билгеле бер моменттан соң, ниндидер шартлар нигезендә районлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә