РАЙОНЛАШТЫРУ ф. 1) Зур бер территорияне аерым-аерым районнарга бүлү. Яңа административ бүленеш – районлаштыру мәсьәләсе тугач, 1930 елның 12 сентябрендә үткән район партия оешмасының беренче конференциясендә бу мәсьәлә карала ---. Татар энциклопедиясе

2) Билгеле бер районга хас үзенчәлекләргә яраклаштыру, шул районга туры килгән табигый шартларга җайлаштыру. Авыл хуҗалыгы культураларының күп кенә яңа сортларын районлаштырып, республика колхоз-совхозларын элита сортлы чәчүлек орлык белән тәэмин итеп, гаять нәтиҗәле эш башкара. Г.Мөхәммәтшин. Дәүләт сынаулары мәгълүматларына караганда, республикада районлаштырылган эре ак токым дуңгызларының симерү сыйфатлары шактый югары. Татарстанда терлекчелек

Районлаштырып бетерү Тулысынча яки барысын да районлаштыру

Районлаштырып килү Акрынлап районлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә