РАЙОН и. фр. 1) Республика, өлкә яки зур шәһәр эчендәге административ-территориаль берәмлек. [Дускаев] – күрше районнарның берсендә туып үскән егет. Ә.Еники. Министрлыкта эшләнгән чаралар нәтиҗәсендә республиканың байтак районнарында күпьеллык үләннәр терлек азыгы мәйданнарының 70–80 процентында үстерелә башлады. Шәһри Казан 2) Шул берәмлек чикләрендәге территория. Гер күтәрү буенча авылда да, районда да беренчелекне бирми [ул]. Н.Хәсәнов 3) сөйл. к. райүзәк. Мөршидә апаны районга алып киттеләр. Н.Гыйматдинова. Иң кирәкле чакта, кибеттә әйбере булмый. Районга барырга туры килде. Ф.Яруллин 4) Географик, икътисади һ.б.ш. билгеләр, үзенчәлекләр белән аерылып торган мөстәкыйль төбәк, як. Мин [хәрби хезмәткәр Баранов] үзебезнең өлкәнең (Камчатканың) төньяк районнарының берсендә булдым. Могҗизалар энциклопедиясе. Туфраклардагы су режимы процессларына үләннәрнең тәэсир итүләренең монда санап үтелгән үзенчәлекләре корылыклы районнарда зур роль уйный. Күпьеллык үләннәр 5) Нәрсәгә дә булса якын торган, берәр нәрсә тирәсендәге урын. Маршалл утраулары районында куәтле тропик циклон яралуы беленгән. Ярты сәгатьтән әлеге районга метеосамолёт-бомбардировщиклар оча. Могҗизалар энциклопедиясе 6) сөйл. Райүзәктә урнашкан идарә оешмасы, җитәкчелек. Күн тужурка кигән район агенты, күркәдәй түшләрен киергән дә, бернигә игътибар итмәстән, үзен ил хуҗасыдай тоеп, ишегалдында басып тора... Н.Хәсәнов |