РАЙКОМ и. рус «Район комитеты» сүзтезмәсеннән кыскартылган: Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең район комитеты. Райбашкарма, райком белән киңәшеп, алар куйган эш бәяләрен кабул итте. Г.Ахунов. Прокурор да дус кеше – икебез дә райком члены. М.Мәһдиев. Шул уңай белән райкомда, район Советы башкарма комитетында берничә көн рәттән киңәшмәләр уздырылды. М.Хәсәнов |