РАЗЪЕЗД и. рус 1) иск. Төп көчләрдән алда җибәрелә торган зур булмаган атлы разведка, сакчылар подразделениесе 2) Тимер юлда: бер юллы линиядә каршы килгән поездны үткәреп җибәрү өчен икенче юл; шундый юлы булган пункт. Ул разъездның вокзал йорты утызынчы елларда ук салынган. М.Мәһдиев. Поезд исә вак-төяк разъездларны бар дип тә белми алга йөгерде дә йөгерде. Т.Әйди. Кеше кулы тимәгән катнаш урманнар аркылы уза торган тимер юлның Иштуган разъездында иң беренче итеп станция будкасы төзелә. Т.Нәҗмиев |