РАЗРЯД и. рус 1) Квалификация дәрәҗәсе (белгечлектә, спортта һ.б.). Башта өченче разряд алдым, аннары дүртенче разрядка җиттем. Р.Миңнуллин. Менә инде ничә кеше беренче разрядка чыкты, икесе спорт мастеры булды. Т.Галиуллин. Хәрби частьларны тулыландыру өчен җибәрелүчеләрнең 6 процентында гына спорт буенча ниндидер разряд бар. Кызыл таң 2) мат. Санны язма рәвештә күрсәткәндә цифрның урыны. --- һөнәрчеләр һәм сәүдә итүчеләр исәпләү өчен баганаларга бүленгән тактадан файдаланганнар, анда вак ташлар ярдәмендә төрле разряд берәмлекләре күрсәтелә торган булган. Алгебра 3) иск. Уртак яклары булган кешеләр төркеме; үзара охшаш әйберләр, күренешләр төркеме |