РАЗНОЧИ’НЕЦ и. рус ХVIII йөз ахырыннан XIX йөз ахырына кадәр Россиядә рәсми кабул ителгән бер катлауга да (дворян, купец, рухани, мещан һ.б.) теркәлмәгән, бер катлаудан икенчесенә күчү сәбәпле, юридик статусы анык булмаган граждан. Бу вакытта бигрәк тә руслардагы халыкчылык (народниклык) хәрәкәте, аның идеологиясе, шул идеологияне уздырган әсәрләр (шул исәптән Тургенев иҗаты) йогынтысында татар әдәбиятында да халык арасында аңлату алып барган разночинец образлары тудырыла. Р.Рахман. Әмма минем «разночинец» (бу кушаматны миңа А. Гыйләҗев таккан иде) фикерләрен әңгәмәдәшем хупламаган булып чыкты ---. Ә.Рәшит |