РАЗВЕ’ДЧИК и. рус 1. 1) Разведкага җибәрелгән гаскәри; махсус разведка частенең (2 мәгъ.) хәрби хезмәткәре. Берничә минут эчендә разведчиклар кырыклап автомашина, уналты туп һәм башка күп кенә корал кулга төшерделәр. Г.Әпсәләмов. Көннәрнең берендә немец ягын капшарга барган безнең разведчиклар битараф мәйданда бер немец лейтенантының үле гәүдәсенә тап булдылар. Ш.Маннур. Разведчикларга җаваплы бурыч йөкләнде. З.Фәтхетдинов

2) Разведка (3 мәгъ.) агенты, разведка органнарында эшләүче кеше. Сез – тәҗрибәле разведчик, немец һәм инглиз телләрен беләсез. И.Хуҗин. Мәгълүм булганча, ул чагында аның ире Владимир Путин разведчик була. Безнең гәҗит

3) Разведка (2 мәгъ.) самолёты яки корабы

4) Җир асты байлыгын, файдалы казылмаларны эзләүче белгеч. Аны уңышлы тәмамлагач, су юлы буенча геолог-разведчик итеп Себергә эшкә җибәрелә. Кызыл таң

5) күч. Берәр нәрсәне күрергә, тикшерергә, белергә тырышучы. Күзәтүләрдән күренгәнчә, шөпшә – разведчик, оя тирәсендә әйләнеп йөреп, үз өенә кайта һәм соңрак «экспедитор» дуслары белән бал кортлары очкан үсемлекләр янына ашыга. Шәһри Казан

2. с. мәгъ. Разведка ясаучы. Разведчик самолёт ул. З.Зәйнуллин. Разведчик кортлар кайсы басуда нинди чәчәк барлыгын белешә һәм калганнарга хәбәр итә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә