РАЗВЕ’ДКА и. рус 1) Нинди дә булса максат белән билгеле бер урынны тикшерү, өйрәнү, табигый шартларын ачыклау; күзләү. Ул елларда районда нефть разведкасы эшли иде. Г.Ахунов. Разведканың инженер-техник эшчеләре таулардан кайтарылган җиһазларның иң кыйммәтлеләрен түбәнгә, вадига озаталар. Ә.Айдар. Геология разведкасында да катнаша алар [этләр] хәзер. Җир астындагы казылма байлыклар исен сизеп алалар һәм хәбәр итәләр. Кызыклар дөньясында 2) Фронтта дошман турында мәгълүмат туплау максаты белән аның тылында алып барылган яшерен эш яки сугыш хәрәкәте; шул хәрәкәттә катнашучы гаскәри төркем. Разведка мәгълүматларына караганда, отряд урнашкан төбәктә дошманның көче алты йөз кешедән артмый. З.Фәтхетдинов 3) Икенче бер дәүләтнең икътисади, сәяси һәм хәрби хәле турында мәгълүмат туплау эшчәнлеге һәм шуның белән шөгыльләнә торган оешма 4) күч. Гомумән, вазгыятьне, фикерне, карашларны ачыклау, тикшерү, белешү, сораштыру. Ә шулай да яфрак хуҗасы турында дөрес чамалыйсың бугай син, аның ерактан разведка ясавы гына булуы мөмкин. М.Хуҗин. Берәү, ишекне аз гына ачып, разведка ясады һәм: «Илсөяр, Тәлгат Саматович монда», – дип дәште. Т.Нәҗмиев |