РА’ДИУС и. лат. 1) мат. Шарның өслеген яки әйләнәсенең берәр ноктасын аның үзәге белән тоташтырган туры сызык, шул сызыкның озынлыгы. Җир бөтенләй үк түгәрәк түгел, Җир ул экваторга таба җәелебрәк китә. Шунлыктан Җирнең полюстан сузылган радиусы экватор нокталарыннан сузылган радиуска караганда егерме бер километрга кыскарак, диләр. Дөньяда ниләр бар 2) күч. Нәрсәнең дә булса таралу киңлеге, тәэсир итү, йогынты ясау өлкәсе. Шунысын да онытмагыз: изелгән сарымсак парга әйләнгәндә, 20 сантиметрлы радиустагы бактерияләрне үтерергә сәләтле. Тәмле тамак |