РАДИСТ и. лат. Радио аша сигналларга салынган мәгълүмат тапшыручы һәм кабул итүче белгеч. Миннән радист чыкмас, ахры, ул теге морзянканы --- тоту өчен музыкаль сиземләү кирәк икән. Т.Нәҗмиев. Укчы радист стартка чыгарга рөхсәт сорады. М.Юныс. Хәрби транспорт самолёты салонындагы гади киемле ике ир кеше, радист кыз һәм үзәк газета хәбәрчесе – барысы да атучыга таба борылдылар. З.Фәтхетдинов |