РАДИОЧЕЛТӘР и. 1) Тапшыра һәм кабул итә торган радиостанцияләр челтәре. Кыш көне торак радиочелтәре аша Йосыфның шигырьләрен үз башкаруында укып тапшырылган кичтә Марс Гани берничә иптәше белән --- Хәбирәне сорап кергәннәр иде. Ф.Яхин. Безнең 128 фатирлы йорттагы фатирларның 70–80 ендә шәһәр радиочелтәренең ноктасы бар, халык аннан теләп файдалана. Ватаным Татарстан 2) Радиодулкыннарны тарата һәм кабул итә торган тимерчыбыклар системасы |