РАДИОТЕ’ХНИКА и. лат.-нем. 1) Югары ешлыклы электромагнитик тирбәлешләрне һәм радиодулкыннарны өйрәнә торган фән. Л.С.Термен баштанаяк радиотехника диңгезенә чума: Мәскәүдәге радиотехника лабораториясендә, илдәге иң куәтле радиостанциядә эшли. Б.Галиев. Монда Ялта белән Әнкара арасында таулар юк, тавыш туп-туры диңгез өстеннән килә, дип, Хәмит ага үзенең радиотехникада да гыйлемле икәнлеген исбат итте. М.Мәһдиев. Мин Эдикның нинди эш белән мавыкканлыгын белә идем. – Бәлки, сиңа радиотехниканы ташламаска кирәктер. М.Юныс

2) Практик максатларда радиодулкыннарны файдалану техникасы. Радиотехника үзе дә физика фәнен төрле фәнни тикшеренүләр алып бару өчен кирәк булган гадәттән тыш сизгер приборлар һәм яңа идеяләр белән коралландырды. Физика курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә