РАДИОТЕЛЕФОН и. лат.-гр. Телефон элемтәсен радиодулкыннар ярдәмендә кора торган аппаратлар җыелмасы. Василий Степанович радиотелефон аша грек капитаны белән инглизчә сөйләшә иде. М.Юныс. Шәһәр челтәре белән тоташкан радиотелефон сыбызгысы икән, әле өй эчендә яңа техника тавышына һаман ияләшә алмыйлар. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә