РАДИОТАПШЫРГЫЧ и. тех. 1. Радиосигналлар тапшыру җайланмасы, аппараты. Радиотапшыргычтан килгән дулкыннар радиоалгыч антеннасында бик кечкенә электр йөртү көче индукциялиләр. Н.Хәбибуллин. Ул сигналлар иярчендәге радиотапшыргычка керәләр һәм радиодулкыннар рәвешендә Җиргә җибәреләләр. В.Казневский

2. с. мәгъ. Шул җайланмага нисбәтле, шуңа бәйләнешле. Таракан җилкәсендәге антенналар, микроскопик микрофон һәм радиотапшыргыч тараканны чын мәгънәсендә «007 агенты» дәрәҗәсенә күтәргән. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә