РАДИОСТА’НЦИЯ и. лат. 1) Радиодулкыннар тарата һәм кабул итә торган техник җиһазлар җыелмасы. Зур сугышларга әле бик күп катнашмаган бу отрядның радиостанцияләре, берничә пушкасы, кухнялары, хәтта медицина пункты да бар. С.Таһиров. Радиостанциядә эшләү тәҗрибәсе һәм музыкаль зирәклеге дә эшкә ярап куя. Б.Галиев. Бу очкыч агитация максатларын да күздә тотып төзелә. Аның бортына берничә радиостанция --- куела. Кызыклар дөньясында

2) сөйл. Шул җиһазлар урнаштырылган пункт. Мин белештем, һәр пароходта радиостанция бар. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә