РАДИОСИГНАЛ и. лат. Радиодулкыннар тарата торган сигнал. Өйрәнелә торган космик объектның радиосигналлары берьюлы ике инструмент белән кабул ителә. Галәм. Җир. Кеше. Мәскәүдән җибәрелгән радиосигнал Антарктикага 0,05 секундта, Айга 1,28 секундта, Марска 43,5 секундта, безнең Кояш системасының иң ерак планетасы Плутонга 4,5 сәгатьтә, иң якын йолдызларның берсе булган Сириуска ун елда барып җитә. В.Казневский |