РА’ДИОЛАШТЫРУ ф. 1) Радио элемтәсе үткәрү, радиостанцияләр челтәрен киңәйтү, җәелдерү; русчасы: радиофицировать. Ш.Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел – эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә егерменче-утызынчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота. Адымнар 2) Радиостанцияләр челтәренә тоташу 3) Производствода, җитәкчелектә радиометодлардан файдалану. Алар [радиосөючеләр]--- производствоны автоматлаштыру һәм радиолаштыру эшендә актив катнашалар. Н.Хәбибуллин Радиолаштыра бару Көннән-көн күбрәк радиолаштыру Радиолаштырып чыгу Һәр яктан, тулысынча радиолаштыру |