РАДИО’ЛА и. лат. тех. Радиоалгыч һәм пластинка уйнаткыч җайланмадан торган аппарат. Әйбәт кенә, чиста гына ике бүлмә. Шифоньеры, буфеты бар. Тумбочка өстендә радиола. Г.Нәбиуллин. Радиолада иске пластинка бер ноктада әйләнепме әйләнде ---. Р.Хафизова. Нина, радиола кабызып, уйнатырга пластинка куйды. М.Юныс |