РАДИОКОМИТЕТ и. лат.-фр. Радио коллективының эшчәнлеге, тапшыруларның эчтәлеге, төре һ.б.ш. өчен җаваплы орган. Радиокомитет булып радиокомитетта шундый грамотасызлык җибәргәч, нәрсә була инде ул? М.Мәһдиев. Ә ул – Хәсән Сарьян – октябрь аеның яңгырлы юеш бер көнендә хәбәрсез-нисез генә килде дә керде! Радиокомитетка, минем эш бүлмәсенә. М.Шабаев. Танылган укытучы Ковальковның җыр классында ике елдан артык укып, авыруы сәбәпле, ниһаять, мәктәптән чыгарга мәҗбүр булган Гөлсем 1927 нче елда Казан радиокомитетына даими җырчы булып хезмәткә урнаша. Ф.Хөсни |