РАДИОГРА’ММА и. лат.-гр. Радио аша тапшырылган яки кабул ителгән хәбәр. Лейтенант, үзенә билгеләнгән «ояда» антенналарны көйләүгә, исән-сау килеп җитүе һәм эшкә тотынуы турында Мәскәүгә беренче радиограммасын тапшырды. З.Фәтхетдинов. Капитан, пароходка кире кайтаруларын сорап, кадрлар начальнигына радиограмма биргән. М.Юныс |