РАДИОАППАРАТУ’РА җый. и. лат. Радиодулкыннарны тапшыру, кабул итү, үзгәртү өчен кулланыла торган аппаратлар, радио җиһазлары. Яшенле яңгыр вакытында, кар яуганда, тузанлы коры җил искәндә һ.б. шундый сәбәпләр аркасында антенна чыбыгында электр корылмалары җыелырга мөмкин. Моның исә радиоаппаратураны бозуы, кешеләр өчен дә куркыныч тудыруы бар. Н.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә